• Русский
  • Татарча

«Мәдәниятара коммуникация аспектында этнопедагогика: хәзерге заман белем бирү парадигмасы һәм Г. Н. Волковның өйрәтүе» халыкара түгәрәк өстәле

И. Я. Яковлев исемендәге Чуваш дәүләт педагогика университетында Россия мәгариф академиясе академигы Г. Н. Волковның тууына 95 ел тулуга багышланган  «Мәдәниятара коммуникация аспектында этнопедагогика: хәзерге заман белем бирү парадигмасы һәм Г. Н. Волковның өйрәтүе» халыкара түгәрәк өстәле узды. Аның максаты – гомумән хәзерге педагогик фәннең һәм этнопедагогиканың актуаль проблемалары, аерым алганда, педагог-галимнәрнең һәм педагогик җәмәгатьчелекнең фәнни - тикшеренү, методик эшчәнлеге нәтиҗәләре, педагогик һәм фәнни тәҗрибә алмашу, этнопедагог-галимнәрнең эшчәнлеген координацияләү.

Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре: Гыйльми совет сәркәтибе В.В. Шәмсетдинова, Мәгълүмати-аналитика бүлеге башлыгы Л.А. Дәүләтшина, бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре В.М. Латыйпова, Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Г.Р. Мортазина, лабораториянең өлкән фәнни хезмәткәре Н.Б. Кондратьева катнашты, аларга катнашучылар сертификаты тапшырылды.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча «Этнопедагогик еллык басма» электрон фәнни-методик журналын чыгару планлаштырыла, анда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре түбәндәге темалар буенча гамәли фәнни тикшеренү нәтиҗәләрен анализлау нигезендә материаллар тәкъдим иттеләр:

 

  • Дәүләтшина Л.А., Кондратьева Н.Б., Шәмеутдинова В.В. «Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында этномәдәни юнәлештәге программаларны гамәлгә ашыручы педагогларның этномәдәни компетентлыгы:социологик анализ».
  • Латыйпова В.М., Мортазина Г.Р. «Хәзерге заман этабында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында этномәдәни юнәлештәге программаларны гамәлгә ашыруны анализлау».

Шамсутдинова В.В. сертификаты

Дәүләтшина Л. А. сертификаты

Кондратьева Н.Б. сертификаты

Латыйпова В.М. сертификаты

Мортазина Г.Р. сертификаты