• Русский
  • Татарча

«Укытуда педагогик дизайн һәм заманча цифрлы инструментлар» темасы буенча Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе башка төбәкләренең яшь педагоглары өчен семинар

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгының «Укытучы 2.0» «юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елның 24 ноябрендә 15.00  сәгатьтә яшь педагоглар өчен  «Укытуда педагогик дизайн һәм заманча цифрлы инструментлар»  темасы буенча семинар үткәрә.

Семинарның максаты: укытуны проектлаганда педагогик дизайн алымнарын куллануда педагогларның һөнәри компетенцияләрен үстерүгә ярдәм итү.

Чарада катнашу өчен 2022 елның 22 ноябренә кадәр теркәлү формасын сылтама буенча тутырырга кирәк https://clck.ru/32gyk9.

Кушылу өчен сылтамалар һәм күрсәтмәләр 2022 елның 24 ноябреннән дә соңга калмый каналда урнаштырылачак
https://t.me/uchitel_2.

Үткәрү вакыты: 2022 елның 24 ноябре.

Үткәрү формасы: онлайн, «Контур Толк» платформасында.

Трансляциягә сылтама: каналда сылтама буенча (14:50 сәгатьтән): https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA/featured. 

Семинар җитәкчесе: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты, «Укытучы 2.0» белем бирү проекты координаторы Шәехов М.Р.