• Русский
  • Татарча

«Тел трендлары һәм методик инновацияләр» лингвометодик фестивале

2022 елның 17-19 ноябрендә III Казан халыкара лингвистик саммиты кысаларында рус, туган һәм чит телләр укытучылары өчен «Тел трендлары һәм методик инновацияләр» Лингвометодик фестивале узачак, анда мәгариф системасы җитәкчеләре, әйдәп баручы галим-методистлар, укытучылар-новаторлар, төрле укытучылар ассоциацияләре һәм берләшмәләре катнашачак. Фестиваль кысаларында методик остаханәләр, практикумнар, семинарлар, мастер-класслар, методик идеяләр ярминкәләре һ. б. уздыру планлаштырыла.

Фестивальнең беренче көне рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия җәмгыяте, шулай ук Россия Федерациясе рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе белән берлектә оештырыла һәм рус телен дәүләт һәм туган тел буларак өйрәнүнең методик проблемаларын тикшерүгә багышлана: цифрлы белем бирү технологияләрен куллану, рус теленнән бердәм дәүләт имтиханына әзерлек, олимпиада хәрәкәте кысаларында сәләтле балалар белән эшләү һ. б.

Фестивальнең икенче көне Россия инглиз теле укытучылары милли ассоциациясе белән берлектә оештырыла һәм чит телләрне өйрәнүнең методик проблемаларын карап тикшерүгә багышлана, мәсәлән, төрле цифрлы белем бирү контентын, смарт-технологияләрне, Scrum технологияләрен, Чат-ботларны, видеоматериалларны, чит тел дәресләрендә геймификацияләүгә, укытучының методик цифрлы җыелмасын булдыруга һ. б.

Фестивальнең өченче көне Россия мәгариф академиясенең туган телләр һәм мәдәниятләр үзәге белән берлектә оештырыла һәм Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнүнең методик проблемаларын карап тикшерүгә багышлана, мәсәлән, хәзерге туган тел дәресен, иң беренче чиратта татар телен планлаштыру, уен технологияләрен, QR-кодларны, TED һәм башка инновацион технологияләрне куллану, туган тел дәресләрендә сөйләм телен, сөйләм компетенциясен үстерү һәм башкалар.