• Русский
  • Татарча

«Россия тәрбиячеләре» X Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы

2022 елның 15 октябрендә «Россия тәрбиячеләре» X Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы тәмамланды. Әлеге конкурс тәрбиячеләрнең, педагогик хезмәткәрләрнең һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләренең инновацион тәҗрибәсен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм тарату, мәктәпкәчә белем бирүнең уңышлы эшләүче педагогларын ачыклау максатыннан үткәрелә.

 

Эксперт төркеме, тәкъдим ителгән конкурс материалларын конкурс турындагы Нигезләмә таләпләре нигезендә карап, төбәк этабына йомгак ясады. Бөтенроссия конкурсы экспертлары составында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы булды.  Конкурс лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы 2022 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында узды.

Конкурста түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләрне котлыйбыз:

  • «Уңышлы тәрбияче»  —  Казан шәһәре Мәскәү районының 174 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе М.М. Закирова;
  • «Яшь профессионаллар»  —  Казан шәһәре Киров районының 121 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе А.С.Платонова;
  • «Профессиягә тугрылык»  —  Казан шәһәре Совет районының 113 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы укытучы-логопеды Г.М. Сабирова;  
  • «Белем бирү оешмасының иң яхшы профессионалы»  —  Яр Чаллы шәһәренең 82 нче  балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Е.Ю. Квитковская;
  • «Белем бирү оешмасының иң яхшы тәрбиячесе-профессионалы», «Инклюзив белем бирү»  —  Казан шәһәре Совет районының 180 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы инструкторы А.Н. Габделганиева;
  • «Сәламәтлекне саклый торган белем бирү технологиясе белән эшләүче иң яхшы тәрбияче-профессионал»  —  Яр Чаллы шәһәренең катнаш төрдәге 71 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Н.М. Данилова;  
  • «Уңышлы җитәкче»  —  Казан шәһәре Яңа Савин районы 151 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы мөдире Т.Б.Петручик;
  • «Иң яхшы методик эшләнмә, сценарий, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары белән хезмәттәшлек итү чарасы»  —  Яр Чаллы шәһәренең «Гусельки» 12 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе Э.Р. Фәрдиева;  
  • «Фәндә юл»  —  Казан шәһәре Идел буе районының 27 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы укытучы-логопеды Н.С. Борисова;  
  • «Остаз - ул сәләт»  —  Яшел Үзән районы «Аленушка» 25 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе С.Ю.Горячева;  
  • «Балалар бакчасына сәламәт коллектив»  —  Казан шәһәре Киров районының 128 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе М.В. Талипова;
  • «Туктатмаслык конкурс»  —  Казан шәһәре Яңа Савин районы 151 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Л.В.Чугунова.
Фотогалерея: