• Русский
  • Татарча

«Башлангыч гомуми белем бирү ФДББС аспектында интерактив технологияләр-2021.Интенсив - курс» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү курслары тәмамлану турында.

2022 елның 18 ноябрендә «Башлангыч гомуми белем бирү ФДББС аспектында интерактив технологияләр - 2021.Интенсив - курс» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә профессиональ программа тыңлаучыларын укыту тәмамланды.

Программаның гамәли юнәлеше цифрлы мәктәп формалаштыру процессында заманча белем бирү технологияләрен һәм ресурсларын интенсив үзләштерергә һәм нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирде.  Онлайн-укыту кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өлкән укытучысы Рябова А.А. җитәкчелегендә заманча цифрлы технологияләргә һәм аларның дидактик мөмкинлекләренә  күзәтү ясалды. «Цифрлы белем бирү» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте методологы А. С. Толокнов «Сферум» белем бирү платформасының потенциалын тәкъдим итте, яңа ресурс мөмкинлекләрен шәрехләде.

Офлайн-практика чорында тыңлаучылар Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары Мусинова О. Ю., Шәймөхәммәтова Э. Р., Зәйнуллин М. А. һәм Казан шәһәренең 16нчы гимназиясе информатика укытучысы Миннәхмәтова С. А. җитәкчелегендә заманча цифрлы инструментлар һәм сервисларның яңа мөмкинлекләрен сынап карадылар. 

Тыңлаучылар курс укытучылары эшенең югары дәрәҗәдә булуын, программаның эчтәлеген билгеләп үттеләр, шулай ук курслардан соңгы белем бирү кысаларында хезмәттәшлекне дәвам итүгә өмет белдерделәр.
Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы курсларда нәтиҗәле эшләүләре өчен барысына да рәхмәт белдерә һәм тыңлаучыларга һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар тели!

Фотогалерея: