Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе
2022 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан Суворов хәрби училищесы белән берлектә «Хәзерге заман мәгарифе һәм тәрбиясе: чакырулар, мөмкинлекләр, перспективалар» темасы буенча ел саен үткәрелә торган «Родионов укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздырды. Конференция дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, көндезге форматта узды.












