• Русский
  • Татарча

Сыйныф җитәкчесе сәгате

2022 елның 17 ноябрендә «Сыйныф җитәкчесе сәгате» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Заманча тәрбия бирү технологияләре» темасына вебинар үткәрелде.

Яшел Үзән муниципаль районы 16 нчы мәктәбенең рус теле укытучысы Седова Светлана Александровна вебинарда катнашучыларны «Сыйныфлар белән дус» проекты белән таныштырды. Светлана Александровна үз чыгышында 2022 елның 22 һәм 23 октябрендә Мәскәүдә узган сыйныф җитәкчеләренең икенче Бөтенроссия форумында катнашу тәҗрибәсе турында сөйләде.

Казан шәһәре Вахитов районы Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицейның педагог-психологы Дмитриева Галина Георгиевна һәм математика укытучысы Васильева Елена Анатольевна интеграцияләнгән дәресләр үткәрү алгоритмы белән уртаклаштылар. Бер проектта педагог-психолог, тарих һәм математика укытучысы хезмәттәшлегенең уникаль тәҗрибәсе балалар коллективын тупларга һәм күп кенә педагогик бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирде.

Вебинарның модераторы  Асоциаль тәртипне тәрбиялү һәм профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хамзеевна сыйныф җитәкчеләренә заманча балалар һәм яшүсмерләрнең рухи-әхлакый мәдәниятен формалаштыра торган һәм укуга кызыксынуны арттыра торган чараларны тәкъдим итте.

 

Фотогалерея: