Россия Федерациясе туган (татар) теле һәм әдәбият укытучылары өчен методик вебинар-практикум
Дәүләт йөкләмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 2024 елның 28 февралендә видеоконференция форматында Россия Федерациясе белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Яңартылган төп гомуми белем бирүнең ФДББС метапредмет нәтиҗәсе буларак эмоциональ интеллект» вебинарын үткәрде.