• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныфлар укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

Башлангыч сыйныфлар укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2026 елның 25 маеннан 4 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Башлангыч гомуми  белем бирү программасын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешүне бәяләү системасы үзенчәлекләре» темасына педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашырды (кураторы – Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты).

Квалификация күтәрү программасы кысаларында башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләрен бәяләү үзенчәлекләре, укучыларның казанышларын тикшереп тору һәм бәяләү процессын психологик-педагогик яктан тәэмин итү, дәрестә контроль-бәяләү эшчәнлеген оештыру һәм башлангыч мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлекнең планлаштырылган нәтиҗәләрен бәяләү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Стажировкалар Казан шәһәренең мәгариф оешмалары – Совет районының «95 нче табигый-фәнни лицее» МБББУ базасында һәм «Әкият» балалар үзәгенең инклюзив иҗади лабораториясендә үткәрелде. Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Педагоглар укытучыларга һәм оештыручыларга югары профессиональ дәрәҗәдә квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: