
2026 елның 24 февраленнән 05 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары мәгарифенең этномәдәни татар компоненты булган мәгариф оешмалары укытучыларын «Туган (татар) теле» һәм «Туган (татар) әдәбияты» укыту предметларын укыту теориясе һәм методикасы» белгечлеге буенча 270 сәгать күләмендә яңадан һөнәри әзерләү программасы гамәлгә ашырылды. Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 29 педагог белем алды.
Курслар кураторы – татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Фәттахова Р.Ф.
Программа онлайн-лекцияләр, практик дәресләр, презентацияләр, онлайн-консультацияләр формасында электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылды. Программа кысаларында шулай ук «Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучысының эш методик системасы» темасына 36 сәгать күләмендә педагогик практика оештырылды.
Курсларга килүчеләр кирәкле белем һәм күнекмәләрне уңайлы итеп үзләштерергә мөмкинлек биргән җайлы график һәм эш режимын, укучыларның кызыксынуларын һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, карала торган мәсьәләләр даирәсен төзәтү мөмкинлеге булган программаның ачык һәм аңлаешлы булуын, килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен курс укытучылары һәм кураторы белән кире элемтәнең булуын билгеләп үттеләр.
Тыңлаучыларны укыту 2026 елның 04 июнендә онлайн-режимда чыгарылыш квалификация эшләрен уңышлы яклау белән тәмамланды.







