• Русский
  • Татарча

«Инженерлык белеме: эчтәлек, технологияләр һәм сыйфатны бәяләү» II Халыкара конференциясе

«Инженерлык белеме: эчтәлек, технологияләр һәм сыйфатны бәяләү» II Халыкара конференциясе

2026 елның 28-29 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты аспирантлары Казан дәүләт энергетика университетында (КДЭУ)  үткәрелгән «Инженерлык белеме: эчтәлек, технологияләр һәм сыйфатны бәяләү» II Халыкара конференциясендә катнаштылар.

Россия, Беларуссия һәм Кытайдан килгән әйдәп баручы экспертларны берләштергән форумда фикер алышу өчен заманча педагогик технологияләр төп темалар булып торды. Катнашучылар заманча педагогикага: цифрлы дидактикага һәм проектлы укытуга аерым игътибар бирделәр. Инженер кадрларын әзерләү сыйфатын объектив бәяләү ысуллары — квалификацияне бәйсез бәяләү һәм белем бирү программаларын һөнәри-иҗтимагый аккредитацияләү аерым каралды.

Шулай ук югары уку йортына керүгә әзерлекнең үзенчәлеге, урта һөнәри белем бирүнең роле һәм югары сыйфатлы белем бирүнең төп шарты буларак техник югары уку йортлары укытучыларының квалификациясен өзлексез күтәрү зарурлыгы да игътибар үзәгендә булды.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты аспирантларының конференциядә катнашуы эчтәлекле һәм нәтиҗәле булды. Форум инженерлык белеменең югары сыйфаты заманча педагогик технологияләр (цифрлы дидактика, проектлы укыту) кертү һәм квалификацияне объектив бәяләү, шулай ук укытучыларның үзләренең өзлексез һөнәри үсеше хисабына тәэмин ителүен раслады. Аспирантлар өчен Россия, Беларусь һәм Кытай эксперт берләшмәсе белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе аларның фәнни эшчәнлегенә кыйммәтле өлеш кертте.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: