|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2025 нче елның 31 нче мартында ТР Югары Ослан муниципаль районы Печище төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләр өчен педагогик хезмәткәрләр белән координацион совет кысаларында «Мәгариф өлкәсе идарәче һәм педагогик кадрларының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен диагностикалау» семинары узды.
2025 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТР Лаеш муниципаль районыишәле мәгариф идарәсе һәм Күнекмәләр академиясе белән берлектә «Заманча белем бирү киңлегендә тәрбия: тенденцияләр, технологияләр, үсеш векторлары» республика фәнни-гамәли конференциясенең икенче йомгаклау көнен уздырды.
2025 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларны укытуда нейропсихологик технологияләр» темасына квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын укыту тәмамланды. Квалификация күтәрү программасы кураторы –Психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы.
«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» челтәрле фәнни-методик басмасының 2025 ел өчен 1 нче саны басылып чыкты. Материаллар белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://irortsmi.ru/.
Благодарим вас, уважаемые читатели и авторы, за постоянный интерес к нашему изданию и приглашаем опубликовать свои материалы в следующем номере журнала!
2025 елның 28 мартында Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларын «Белем бирү сыйфатын бәяләү мәсьәләләре: актуаль юнәлешләр, алымнар, технологияләр» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укытуны тәмамлады.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәйданчыгында 2025 елның 27 мартында «Заманча башлангыч гомуми белем: традицияләр һәм инновацияләр, проблемалар һәм үсеш перспективалары» IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе секциясе кысаларында түгәрәк өстәл уздырылды. Конференцияне оештыручылар - Мәскәү шәһәренең «Мәгариф сыйфаты милли институты» өстәмә һөнәри белем бирү коммерцияле булмаган автоном оешмасы.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2025 елның 28 мартында онлайн - режимда «Мәктәпкәчә белем бирү системасында ата-ана һәм гаилә кыйммәтләре мәдәнияте» темасына республика семинары уздырды. Семинарда педагоглар, мәктәпкәчә белем бирүне алып баручы муниципаль методик хезмәтләр белгечләре катнашты.
Казан (Идел буе) федераль университетында «Шәхеснең иҗади үсешенең заманча концепцияләре һәм технологияләре» темасына X Андреев укулары ачылды.
Чара КФУ профессоры, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Россия мәгариф академиясе академигы Валентин Иванович Андреев истәлегенә багышланды, аның быел 85 яшьлек юбилее билгеләп үтелә.