
2026 елның 29 маенда Казанда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты оештырган «ФИЗХИМ алгарыш: табигый-фәнни белем бирүне үстерүнең яңа горизонтлары» мәгариф форумы булды. Чара «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында үткәрелде.
Форумда әйдәп баручы экспертлар, белгечләр һәм педагог-практиклар катнашты, алар республика мәктәпләрендә табигый-фәнни юнәлешне үстерүнең төп тенденцияләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Чараның төп максаты үсеп килүче буын вәкилләре арасында табигый-фәнни һәм инженер-технологик фикерләүне популярлаштыру булды.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин һәм КФУның Физика институты директоры Андрей Иванович Поминов мөрәҗәгать итте.
Докладлар белән түбәндәге спикерлар чыгыш ясады:
-
Александр Викторович Хохлов, ТР Мәгарифне үстерү институының укыту-методик эш буенча проректоры, пед. фәннәре канд.;
-
Лариса Петровна Шәмсетдинова, ТР Мәгарифне үстерү институтының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры, химия фәннәре канд.;
-
Татьяна Викторовна Крупа, «ГлобалЛаб» ҖЧҖ президенты, психол. фәннәре канд.;
-
Илгизәр Ильяс улы Рәхимов, КФУның биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире, биол. фәннәре докторы, профессор;
-
Айдар Илдар улы Шәмсетдинов, «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы директоры;
-
Низаметдинова Елена Владимировна, Казан радиомеханика көллияте директоры урынбасары.
Форум «Физик-химик алгарыш» республика проекты кысаларында физика, химия һәм биология укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программаны гамәлгә ашыруның йомгаклау чарасы булып тора.
Программаны тыңлаучыларга курстан соң ярдәм итү кысаларында үткәрелгән «Педагогик табышлар, предметны укытуның авторлык алымнары һәм методлары» республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү форумның мөһим өлеше булды. Иң яхшы педагоглар авторлык методикаларын эшләүләре һәм республикада табигый-фәнни белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә торган уку процессына инновацион алымнар керткәннәре өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.
Үткәрелгән форум – республиканың мәгариф өлкәсе тормышында табигый-фәнни белем бирүне үстерүгә һәм инновацион методикаларны педагогик эшчәнлеккә интеграцияләүгә юнәлдерелгән мөһим вакыйга.
- Фотогалерея: https://disk.yandex.ru/d/qk5MxiLx7D5piQ


