• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Педагог-китапханәче: белем бирү процессын тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре» өстәмә һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча укуның өченче сессиясен тәмамлау

2024 елның 13-22 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы тарафыннан «Педагог-китапханәче: белем бирү процессын тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре» өстәмә һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча укуның өченче сессиясе үткәрелде.

 

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләрен укыту тәмамланды

2024 елның 21 июнендә тыңлаучыларны «Мәктәпкәчә белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль аспектлары» мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләренең квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча 72 сәгать күләмендә укыту тәмамланды (кураторы - Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Латыпова Р.И.).

«Башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәптә белем бирүнең цифрлы мөмкинлекләре» программасы буенча укулар тәмамланды

2024 елның 20 июнендә «Башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәптә белем бирүнең цифрлы мөмкинлекләре» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

«Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч белем бирүнең эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту» квалификация күтәрү программасы буенча укулар тәмамланды

2024 елның 20 июнендә «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч белем бирүнең эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту» башлангыч сыйныфлар укытучыларының квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын 72 сәгать күләмендә укыту тәмамланды (куратор – Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Г.Р.).

 

Төбәк инновацион мәйданчыклар һәм педагог-новаторлар республика конференциясендә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар

2024 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәйданчыгында «Белем бирүдә инновацияләр: гамәлгә ашыру тәҗрибәсе» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

2024 елның 21 июнендә «Ни өчен бала укырга теләми?» темасына вебинар узды. Вебинар вакытында укучыларның танып белү мотивациясе кимүнең төп сәбәпләре каралды һәм укытучыларга педагогик практикада куллану өчен конкрет киңәшләр тәкъдим ителде.

 

«Педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча эксперт төркемнәрендә белгечләр әзерләү» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укытуны тәмамлау турында

2024 елның 17-20 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 2024 елга дәүләт йөкләмәсе буенча бюджет нигезендә «Педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча эксперт төркемнәрендә белгечләр әзерләү» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча ТР муниципаль районнары (шәһәрләре) мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча эчке экспертлар үз квалификацияләрен күтәрделәр.

 

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2024 елның 11 июненнән 20 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасы нигезендә дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру» педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды: (кураторы - Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы  доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).

Финанс куркынычсызлыгы турында видеороликлар конкурсы

На социально-образовательной платформе «Содружество» стартовал ежегодный конкурс по созданию видеоконтента о финансовой безопасности «Все в курсе». 10 победителей получат денежный приз в размере 300 тыс. рублей каждый, а также возможность создать авторский курс по финансовой безопасности и разместить его на платформе.

«Белем бирүдә инновацияләр: гамәлгә ашыру тәҗрибәсе» Республика фәнни-гамәли конференциясе

2024 елның 20 июнендә Казан шәһәре Зур Кызыл урамы, 68 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты актлар залында «Белем бирүдә инновацияләр: гамәлгә ашыру тәҗрибәсе» Республика фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк, максаты - Татарстан Республикасы төбәк инновацион мәйданчыкларының эш тәҗрибәсен гомумиләштерү.

 

Pages