• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасында «Елның иң яхшы яшь укытучысы» конкурсы шартларын үзгәртергә планлаштыралар

Татарстан Республикасында «Елның иң яхшы яшь укытучысы» конкурсы шартларын үзгәртергә планлаштыралар

Татарстанда һөнәри белем бирү оешмалары арасында «Елның иң яхшы яшь укытучысы» республика конкурсын үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертергә планлаштыралар. Бу ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы проектында чагылдырылган, ул коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документта конкурсның максатларына төзәтмәләр кертү – яшь һәм перспективалы педагогларның, шул исәптән җитештерү өлкәсендә белем бирү осталарының кадрлар резервын формалаштыруга, аларның һөнәри һәм шәхси үсешенә, шулай ук иң яхшы практикаларны популярлаштыруга басым ясау тәкъдим ителә.

Проект нигезендә, конкурсны ел саен үткәрү планлаштырыла. Аны үткәрү вакыты күчерелә: читтән торып үткәрү этабы – 25 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр, финал этабы 10 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк. Бүләкләү тантанасы 20 ноябрьдән дә соңга калмыйча оештырылырга тиеш.

Шулай ук җиңүчеләр өчен премияләр күләмен арттыру күздә тотыла: беренче урын өчен – 574,7 мең сумга кадәр, икенче урын өчен – 402,3 мең сумга кадәр, өченче урын өчен – 287,4 мең сумга кадәр. Моннан тыш, партнерлык оешмасының исеме үзгәрәчәк: «ТР урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләренең директорлар советы» коммерцияле булмаган партнерлыгы урынына ТР урта һөнәри белем бирү оешмалары директорлары ассоциациясе күрсәтеләчәк. Конкурс турындагы Нигезләмәдән 10 нчы бүлекне, аны үз көчен югалткан дип танып, гамәлдән чыгарырга планлаштыралар. Элемтә өчен мәгълүмат һәм гаризалар бирү өчен сылтамалар шулай ук яңартылачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча