• Русский
  • Татарча

Анонслар һәм яңалыклар

ТР Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсен турыдан-туры трансляцияләү

ТР Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсен турыдан-туры трансляцияләү

Бүген, 22 августта, 09.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «ВКонтакте»  социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең «Бүгенге  мәгарифтә өстенлекле кыйммәтләр» темасына пленар утырышының турыдан-туры видео-трансляциясе башланачак.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында август киңәшмәсе быел Югары Ослан муниципаль районында үткәреләчәк.

Халыктан сораштыру үткәрү турында

Халыктан сораштыру үткәрү турында

Хөрмәтле коллегалар, сораштыруда катнашырга чакырабыз!

Д.Н.Чернышенконың «Укытучыларны бүләкләү» проектын әзерләү һәм ярдәм итү буенча 2025 елның 18 мартындагы ДЧ-П28-9282 номерлы йөкләмәсен үтәү кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы 2025 елның 19-24 августында халык арасында сораштыру үткәрә.

Татарстан Республикасы делегациясе Бөтенроссия педагогика съездында катнаша

Татарстан Республикасы делегациясе Бөтенроссия педагогика съездында катнаша

19 августта «Россия» илкүләм үзәгендә Бөтенроссия педагогика корылтае эшли башлады. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чарада катнашучыларга сәламләү юллады. Съездны ачу тантанасында әлеге сәламләүне Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко укыды.

«Сферум» илкүләм мессенджерга интеграцияне төгәлләде

«Сферум» илкүләм мессенджерга интеграцияне төгәлләде

«Сферум» коммуникацион сервисы Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә МАХ илкүләм мессенджерына барлык интеграцион процессларны уңышлы тәмамлады. Белем бирү пространствосы яңа, 2025/26 уку елыннан башланып китәчәк. Бу хакта 18 августта Мәскәүдә төбәк мәгариф министрларының Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында хәбәр иттеләр.

2025/2026 уку елында уку предметлары буенча инструктив-методик хатлар

2025/2026 уку елында уку предметлары буенча инструктив-методик хатлар

Россия Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе буенча В.С. Леднев исемендәге Эчтәлек һәм укыту методикалары институты тарафыннан 2025/2026 уку елында уку фәннәрен укыту үзенчәлекләре турында инструктив-методик хатлар әзерләнде.

Татарстан педагогларының август киңәшмәсе быел Югары Ослан районында үткәреләчәк

Татарстан педагогларының август киңәшмәсе быел Югары Ослан районында үткәреләчәк

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 22 августта Югары Ослан районының Иннополис шәһәрендә А.С. Попов исемендәге Технопаркта үткәреләчәк.

Татарстанның химия укытучылары масштаблы форумда тәҗрибә уртаклашты

Татарстанның химия укытучылары масштаблы форумда тәҗрибә уртаклашты

Түбән Камада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан СИБУР компаниясе белән берлектә оештырылган «Заманча мәгариф чынбарлыгы шартларында химия буенча белем бирү: стратегияләр, приоритетлар һәм бурычлар» дигән масштаблы педагогик форум үткәрелде. Чара республиканың әйдәп баручы белгечләрен — химия укытучыларын, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен, министрлык вәкилләрен, химия-нефть химиясе кластеры галимнәрен һәм экспертларын берләштерде.

«Остазлык – олы йөрәкле кешеләр иле» мәгариф оешмаларының педагог-остазлары һәм остазлык командалары проектларының республика конкурсы

«Остазлык – олы йөрәкле кешеләр иле» мәгариф оешмаларының педагог-остазлары һәм остазлык командалары проектларының республика конкурсы

«Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе Россия мәгариф академиясенең «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында 2025 елның 11 августыннан 20 сентябренә кадәр «Остазлык – олы йөрәкле кешеләр иле» мәгариф оешмаларының педагог- остазлары һәм остаз командалары проектларының республика конкурсын үткәрә.

Pages