2026 елның 28 маенда Казан шәһәре Совет районы «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәге» МБМББУ мәйданчыгында гибрид форматта «Театр студиясе балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше ресурсы буларак: тәҗрибә, бурычлар һәм перспективалар» түгәрәк өстәле үткәрелде.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм муниципаль районнарыннан төрле дәрәҗәдәге 100дән артык педагогик хезмәткәр катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында театр ярдәмендә балаларны һәм яшүсмерләрне патриотик тәрбияләү, яшүсмерләрне театр эшчәнлеге аша халык иҗатына тарту мәсьәләләре, конкурс чараларының төп проблемалары һәм аларны җиңү юллары каралды, шулай ук педагоглар тарафыннан сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның яшьтәшләре белән эшләү тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
Очрашу катнашучылар һәм тыңлаучыларда җанлы һәм эмоциональ тәэсир калдырды, алар профессиональ аралашуның әлеге форматының вакытлы һәм кирәклеге турында сөйләделәр.
#ИРОРТ


