• Русский
  • Татарча

яКонкурс җиңүчеләрен 2023 елда М.и. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән котлыйбыз.

 

2023 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге республика дәүләт премиясенә педагогика фәннәре докторы, өзлексез белем бирү буенча проректор, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү фәнни-тикшеренү институты директоры Дания Әхмәтова һәм Казанның Совет районы 141 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Ольга Гаврилова лаек булды.

 

М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе 2017 елда гамәлгә куелган. Ул республикада урнашкан белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә дидактика, педагогик кадрлар әзерләү һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләрне гамәлгә кертү өлкәсендә зур фәнни-методик һәм практик казанышлары өчен бирелә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Экспо концерт залында тантаналы шартларда премия тапшырды.

"2023 елда Татарстан республикасының М.И Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру турында" Татарстан Республикасы Рәисе Указы

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: