• Русский
  • Татарча

«Педагог-тикшеренүче: тәҗрибә, инновацияләр, перспективалар» Республика фәнни-педагогик конкурсына йомгак ясалды

   Барлык катнашучыларны котлыйбыз!
«Педагог-тикшеренүче: тәҗрибә, инновацияләр, перспективалар» Республика фәнни-педагогик конкурсына йомгак ясалды. Конкурс җиңүчеләре исемлеге белән «Педагог-тикшеренүче: тәҗрибә, инновацияләр, перспективалар» Республика фәнни - педагогик конкурсы йомгаклары турында» 2023 елның 5 маендагы 423 номерлы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты боерыгына кушымтада танышырга мөмкин

 

Конкурс җиңүчеләре һәм лауреатлары дипломнар, конкурста катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнә. Тантаналы бүләкләүгә чакырулар һәм катнашучыларның сертификатлары 2023 елның 17 октябренә кадәр гаризада күрсәтелгән электрон почталарга җибәреләчәк.