• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

2022 ел өчен «Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 1 нче номеры басылып чыкты

2022 ел өчен «Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 1 нче номеры басылып чыкты.

Журналның мәкаләләре түбәндәге рубрикаларда урнаштырылган:

  • Фәнни хәбәрләр
  • Мәгариф өлкәсендә идарә мәсьәләләре
  • Заманча мәгариф технологияләре
  • Укыту һәм тәрбия бирү теориясе һәм методикасы
  • Инновацион практикалар 
  • Махсус һәм инклюзив белем
  • Педагогик тәҗрибәдән.

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә һәм Сарман муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен семинар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабрендәге 1732/21 номерлы боерыгы белән расланган 2022 елга дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы 2022 елның 14 апрелендә «Белем бирү оешмасына үздиагностика: нәтиҗәләрне интерпретацияләү. Белем бирү сыйфатын эчке бәяләүнең бердәм системасы» темасына семинар үткәрде.

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурс нигезендә сайлау

2022 елның 7 апреленнән 13 апреленә кадәр «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурс нигезендә сайлап алуның 1 этабы булды. Әлеге конкурс мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының билингваль белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүче иң яхшы педагогик коллективларын ачыклау һәм бүләкләү максатларында уздырыла. 2022 елда конкурс нигезендә сайлап алуда Татарстан Республикасының 45 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнаша.

Чит тел укытучысы эшендә яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС, төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру

2022 елның 4 апреленнән 13 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы тарафыннан «Чит тел укытучысы эшендә яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС, төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру» темасы буенча педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.

Татарстан Республикасына багышланган әдәбият күргәзмәсе

             Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында Татарстан Республикасына багышланган әдәбият күргәзмәсе уза. Рус һәм татар телләрендә тарих, мәдәният, сәнгать, тел белеме, әдәбият белеме, фольклор һ.б. буенча китаплар тәкъдим ителде. Заманча әдәбият белән дә, элегрәк чыгарылган басмалар белән дә танышырга була.
Әдәбият исемлеге

«Кеше тәрбияләргә» Бөтенроссия педагогик хезмәткәрләр конкурсы

«Кеше тәрбияләргә» Бөтенроссия педагогик хезмәткәрләр конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Конкурста кем катнаша ала?

- барлык типтагы һәм иҗтимагый берләшмәләрнең белем бирү оешмалары хезмәткәрләре;

- тәрбия өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыра торган белем бирү оешмаларының социаль партнерлары; 

- шулай ук ата-аналар. 

РФ гражданнарыннан тыш, конкурста шулай ук Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы гражданнары да катнаша ала.

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә һәм Сарман муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен семинар

2022 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә һәм Сарман муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен «Белем бирү оешмасы эшчәнлеге үздиагностикасы нигезендә белем бирү оешмасы белән идарә итү: белем бирүнең сыйфатын бәяләү нәтиҗәләрен интерпретацияләү. Белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең эчке системасының бердәм системасы» темасы буенча семинар узачак.

«Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Пенза өлкәсе педагогларын укыту

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елда «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен камилләштерүгә заманча якын килү» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча Россия педагогларын укытуны дәвам итә.

«Мәктәпнең цифрлы белем бирү тирәлеген формалаштыру һәм камилләштерү: эш тәҗрибәсеннән» республика семинары

2022 елның 15 апрелендә «Ачык мәктәп» ресурс үзәге, «Педагогик һәм җитәкче кадрларның остазлыгын челтәрле үзара бәйләнеше нигезендә оештыруның төбәк системасы» Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы кысаларында «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты физика укытучылары өчен «Мәктәпнең цифрлы белем бирү тирәлеген формалаштыру һәм камилләштерү: эш тәҗрибәсеннән» республика семинарын үткәрә.

«Хәзерге заман цифрлы белем бирү мохите: белем бирү белән идарә итү мөмкинлекләре һәм перспективалары» республика семинары

2022 елның 15 апрелендә «Педагогик һәм җитәкче кадрларның остазлыгын челтәрле үзара бәйләнеше нигезендә оештыруның төбәк системасы» Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы кысаларында «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Хәзерге заман цифрлы белем бирү мохите: белем бирү белән идарә итү мөмкинлекләре һәм перспективалары» республика семинарын үткәрә.

Pages