• Русский
  • Татарча

«Балалар иҗтимагый берләшмәләре, укучылар үзидарәсе органнары эшчәнлеген оештыруга, балаларны социаль әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итүгә комплекслы якын килү» квалификация күтәрү курсларын тәмамлау

18-29 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты (Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе) «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Балалар иҗтимагый берләшмәләре, укучылар үзидарәсе органнары эшчәнлеген оештыруга, балаларны социаль әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итүгә комплекслы якын килү» өстәмә һөнәри программасы буенча квалификация күтәрү курсларын уңышлы уздырды.(куратор – әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Г.Р. Мортазина). 

Укытуның максаты булып педагогларның балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм укучылар үзидарәсе органнары эшчәнлеген оештыру, балаларны социаль әһәмиятле эшчәнлеккә заманча таләпләргә туры китереп җәлеп итү буенча һөнәри компетенцияләрен камилләштерү тора.

Курслар программасы оештыручы педагогларны, тәрбия эше буенча директор урынбасарларын, методистларны, өстәмә белем бирү педагогларын, балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләрен укытуга юнәлдерелгән. Аның эчтәлегендә әлеге өлкәнең иң авыр һәм кискен мәсьәләләренә басым ясалды – балалар белән эшләүнең проект технологияләрен һәм актив методикаларын кертү, балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗтимагый берләшмәләр һәм укучылар үзидарәсе органнары эшчәнлегендә катнашуын мотивацияләү, Укучыларның һөнәри үзбилгеләнүе, балалар иҗтимагый оешмасы эшчәнлегендә катнашу аша укучыларның һөнәри үзбилгеләнүе, балалар иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлеген оештыруда цифрлы инструментлар һәм сервислар, ата-аналар белән эшләүдә альтернатив формалар һ. б.

Чакырылган спикерлар түбәндәгеләр иде: «Талантлар Университеты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы методик бүлеге җитәкчесе Кәримов Р. А.; - Казан шәһәре Киров районы «Сәяхәт» балаларга өстәмә белем бирү үзәге директоры Захарова М. Н.; «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасының эшләр идарәчесе, «Подросток» оешмасының яшьләр белән эшләү буенча белгече Павельева Е. Г.; Казан шәһәре Идел буе районының 40 нчы гимназиясенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Савинова Е. Н.; «Казан дәүләт мәдәният институты» югары белем бирү учреждениесе доценты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Зарипов А. А.; шулай ук методистлар -  Татарстан Республикасының Яшьләр сәясәте өлкәсендәге атказанган хезмәткәре Абдуллина Э.А. - (Казан шәһәре Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге) һәм Софьина Н.А. (А. Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗаты сарае).

Курс тыңлаучыларының стажировкасы Казан шәһәре Вахитов районы Балалар иҗаты үзәгендә (дир. Сәләхова Р.Р.), анда чыгышлар, докладлар, флешмоблар, мастер-класслар кертеп кызыклы программа тәкъдим ителде. «Татарстан Республикасы Балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Яшүсмерләр яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары берләшмәсе (дир. Согрина Е.И.) катнашында «Свои», «Остаз» һәм «Сандугач»  яшьләр (яшүсмерләр) клубларына кызыклы экскурс уздырылды. Тыңлаучыларга мәктәп укучыларында актив гражданлык позициясен, иҗади һәм оештыру сәләтләрен, лидерлык күнекмәләрен, психологик-педагогик ярдәм күрсәтү инструментларын формалаштыру һәм үстерү буенча нәтиҗәле инструментлар тәкъдим ителде, мастер-класслар үткәрелде.

Укучыларның йомгаклау аттестациясе проектларны яклау формасында узды. Чара конструктив рәвештә, уңай яктан узды, комиссия әгъзалары проектларның һәрберсенә карата үз фикерләрен белдерделәр, уңай яклары турында фикер алыштылар һәм камилләштерү буенча тәкъдимнәр әйттеләр. 

Укытучылар көненә тыңлаучылардан котлау открыткасы! 

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: