• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Александр Михайлович Бутлеров исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 15-16 апрелендә Александр Михайлович Бутлеров исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Казан шәһәренең Яңа Савин районы 177 нче лицее базасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан уздырыла.

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен семинар

2022 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен «Белем бирү сыйфатын бәяләүгә заманча алымнар. Бөтенроссия тикшерү эшләре: әзерләү, нәтиҗәләрне анализлау, коррекцион эш» темасы буенча семинар узачак.

Татарстан Республикасы Биектау һәм Мамадыш муниципаль районнарының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогика хезмәткәрләре өчен мәгариф практикумы

2022 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Биектау һәм Мамадыш районнарының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогика хезмәткәрләре өчен «Белем бирү платформаларының кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына психологик-педагогик, методик һәм консультацион (шул исәптән дистанцион формада) ярдәм күрсәтү мөмкинлеге» темасы буенча вебинар форматында республика мәгариф практикумы узачак.

 

Мәскәү өлкәсе Электросталь шәһәр округы мәгариф системасы җитәкчеләрен укыту

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Мәскәү өлкәсе Электросталь шәһәр округы администрациясенең мәгариф идарәсе арасында дәвам итә торган нәтиҗәле хезмәттәшлек кысаларында 2022 елның 5 апреленнән 10 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетенцияләрен үстерү бүлеге хезмәткәрләре «Мәгариф системасының идарә командаларын формалаштыру һәм үстерү» квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча Электросталь шәһәр округы мәгариф системасы җитәкчеләрен укытты.

Башлангыч белем бирү педагоглары белән очрашу

2022 елның 8 апрелендә Казан шәһәренең "Унбер" күппрофильле лицеенда башлангыч сыйныфлар укытучылары коллективы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Гөлназ Рәшит кызы Хәмитова белән очрашты.

Әңгәмә барышында башлангыч мәктәптә заманча дәресне оештыру, яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен исәпкә алып, кече яшьтәге мәктәп укучыларын укыту алымнарын һәм ысулларын нәтиҗәле файдалану кебек актуаль мәсьәләләр каралды.

«Инклюзив белем бирү киңлегендә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлек үзенчәлеге» квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча курслар ПРЕСС-РЕЛИЗы

2022 елның 24 мартыннан 5 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм  инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан «Инклюзив белем бирү киңлегендә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлек үзенчәлеге» квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча курслар оештырылды һәм уздырылды. ТРның 41 педагогик хезмәткәре укыды. Курсның күләме: 72 сәгать.

 

«Дисграфия һәм дислексияне профилактикалауга, диагностикага, коррекцияләүгә заманча якын килү (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган   балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» квалификация күтәрү курслары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан 2022 елның 24 мартыннан 5 апреленә кадәр «Дисграфия һәм дислексияне профилактикалауга, диагностикага, коррекцияләүгә заманча якын килү (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган   балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды.  Курсның күләме: 72 сәгать.

 

«Методик берләшмәнең иң яхшы җитәкчесе» республика конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Методик берләшмәнең иң яхшы җитәкчесе - 2022» конкурсын игълан итә (05.04.2022 ел 200 нче номерлы боерыгы). Төп максаты - район, шәһәр һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләренең иң яхшы эш тәҗрибәсен ачыклау һәм аларга ярдәм итү; укытучылар үсешенең милли системасын  гамәлгә ашыру кысаларында педагогларның һөнәри осталыгын арттыру.

Буа муниципаль районы белем бирү оешмаларының идарә командалары өчен семинар

Гомуми белем бирү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән муниципаль белем бирү системаларының юл карталарын гамәлгә ашыруны методик яктан тәэмин итү кысаларында 2022 елның 07 апрелендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы белем бирү оешмаларының идарә командалары өчен «Башлангыч гомуми белем бирү программасын үзләштерүнең белем бирү нәтиҗәләренә ирешү юллары һәм аларны бәяләү ысуллары. Мәктәп эчендәге контроль нәтиҗәләрен бәяләүнең объективлыгы» семинары үткәрелде.

Pages