Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен семинар
2023 елның 26 апрелендә ТР Биектау муниципаль районының «Петушок» Биектау балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Балаларны мәктәпкә әзерләгәндә уен эшчәнлеге» семинар-практикумы узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы катнашты.












