«Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләр очрашуы» Республика туган якны өйрәнү форумы. Нәтиҗәләр
2022 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы белән берлектә Болгар шәһәрендә «Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләр очрашуы» V Республика туган якны өйрәнүчеләр форумын уздырды.
Жюри эш нәтиҗәләре буенча укучылар һәм педагоглар арасында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде (исемлек бирелгән). Барлык укучыларны һәм педагогларны котлыйбыз, Татарстанда да, аннан читтә дә туган якны өйрәнү хәрәкәтен үстерүдә нәтиҗәле эш телибез!











