Гыйльми совет утырышы
12 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми советы утырышы узды.
Утырышны ректор Л. Н.Ногманова башлап җибәрде, ул Гыйльми советның яңа әгъзасын – укыту-методик эш буенча проректор А. В. Хохловны тәкъдим итте һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.










