• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Педагог-психологның һөнәри эшчәнлегенең актуаль юнәлешләре (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать) квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программаны гамәлгә ашыру буенча релиз

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан «Педагог-психологның һөнәри эшчәнлегенең актуаль юнәлешләре (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырылды.

«Башлангыч белем бирү системасында полилингваль якын килү» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү курсларын тәмамлау турында

2022 елның 22 апрелендә «Башлангыч белем бирү системасында полилингваль якын килү» квалификациясен күтәрү өстәмә һөнәри программасы буенча башлангыч сыйныф укытучыларын укыту тәмамланды. Программа дистанцион форматта гамәлгә ашырылган. 

Белем бирү программасының актуальлеге дөньяның тел һәм мәдәни төрлелеген саклау өлкәсендә педагогларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү зарурлыгы белән бәйле.

Башлангыч белем бирү буенча методистлар өчен семинар

2022 елның 20-21 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы башлангыч гомуми белем бирүне алып баручы мәгариф бүлекләре (идарәләре) белгечләре һәм методистлары өчен «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә башлангыч гомуми белем бирүнең предмет өлкәләре эчтәлеген һәм методикасын яңарту» семинарын оештырды һәм уздырды. Семинар эшендә республиканың муниципаль методик хезмәтләренең 52 вәкиле катнашты.

«ФДББС - 2021 кысаларында белем бирү сыйфатын бәяләү системасының үздиагностикасы нигезендә белем бирү оешмасы белән идарә итү» темасы буенча семинар

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы 2022 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен «ФДББС - 2021 кысаларында белем бирү сыйфатын бәяләү системасының үздиагностикасы нигезендә белем бирү оешмасы белән идарә итү» темасы буенча семинар үткәрде.

«Белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: идарә итү аспекты буларак белем бирү сыйфатының эчке мониторингы» темасы буенча семинар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабрендәге 1732/21 номерлы боерыгы белән расланган 2022 елга дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы 2022 елның 19 апрелендә «Белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: идарә итү аспекты буларак белем бирү сыйфатының эчке мониторингы» темасы буенча семинар үткәрде.

 

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы белем бирү оешмаларының чит тел укытучылары өчен «Белем бирү сыйфатын бәяләүгә заманча алымнар. Бөтенроссия тикшерү эшләре: әзерләнү, нәтиҗәләрне анализлау, коррекцион эш» семинары

2022 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы белем бирү оешмаларының чит тел укытучылары өчен «Белем бирү сыйфатын бәяләүгә заманча алымнар. Бөтенроссия тикшерү эшләре: әзерләнү, нәтиҗәләрне анализлау, коррекцион эш» семинары узачак.

Үткәрү вакыты:  12:30 - 14:30  (мск). 

Татар теле буенча IX Халыкара олимпиада

17-20 апрель көннәрендә Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле буенча IX Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы узды. Олимпиадага нәтиҗәләр 20 апрельдә Г.Тукайга багышланган туган тел форумы кысаларында ясалды

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре Шәмсетдинова Р.Р., Фәттахова Р.Ф., Гыйләҗева Л.Г. һәм Һадиева Г.В. олимпиаданың жюри составында эшләделәр.

 

«Педагогларның мотивациясе һәм һөнәри үсеше белән идарә итү» республика семинары

2022 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты гамәлгә куючының дәүләт биремен үтәү кысаларында Казан шәһәренең Идел буе районы Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 24 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Педагогларның мотивациясе һәм һөнәри үсеше белән идарә итү» республика семинарын оештырды һәм уңышлы уздырды.

«Кадет белем бирү оешмалары белән идарә итүдә кластер алымы» республика семинары

2022 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты гамәлгә куючының дәүләт биремен үтәү кысаларында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы белән берлектә «Кадет белем бирү оешмалары белән идарә итүдә кластер алымы» республика семинарын оештырды һәм үткәрде.

«Белем алучылар мониторинг биремнәрен үтәгәндә түбән нәтиҗәләр күрсәткән актуаль темаларны өйрәнүдә проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» семинары

2022 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасының Кама Тамагы һәм Сарман муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен «Белем алучылар мониторинг биремнәрен үтәгәндә түбән нәтиҗәләр күрсәткән актуаль темаларны өйрәнүдә проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» семинары узачак.

Pages