• Русский
  • Татарча

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

2023 елның 12 декабрендә «Якын һәм ерак чит илләрдән качаклар һәм мәҗбүри күченүчеләр гаиләләреннән укучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтүне тәэмин итү» темасына вебинар узды.

Вебинарда Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Алгоритм» технологик лицееның психологик-педагогик тәэмин итү тәҗрибәсе һәм Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлеге тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Вебинарда катнашучылар:

  1. Заведующий кафедрой современных образовательных технологий и проектирования образования ГАОУ ДПО ИРО РТ Улбутов Дмитрий Иванович.
  2. Научный сотрудник лаборатории воспитания и профилактики асоциального поведения ГАОУ ДПО ИРО РТ Башлай Эльвира Хамзеевна.
  3. Директор МБОУ «Технологический лицей «Алгоритм» Пестречинского муниципального района Глибина Лариса Викторовна.
  4. Педагог-психолог, заместитель директора МБОУ «Технологический лицей «Алгоритм» Пестречинского муниципального района Ахметзянова Эльвира Шагидулловна.
  5. Учитель русского языка МБОУ «Технологический лицей «Алгоритм» Пестречинского муниципального района Хайруллина Сирина Ильгизовна. 
  6. Координатор психосоциальной поддержки Татарстанского регионального отделения Российского Красного Креста Камаева Ольга Викторовна. 

Үз чыгышларында технологик лицей вәкилләре башка илләрдән һәм төбәкләрдән белем бирү мохитенә килгән укучыларны психологик-педагогик тәэмин итү һәм интеграцияләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлегенә психосоциаль ярдәм күрсәтү координаторы Камаева Ольга Викторовна качакларга һәм мәҗбүри күченүчеләргә психологик ярдәм күрсәтү юнәлешендә алып барылган барлык эш төрләре турында җентекләп сөйләде.

Вебинар язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин:
https://www.youtube.com/watch?v=6gZqKNhBwQQ

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #остазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: