• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Рус мәдәнияте: традицияләр һәм заманча практикалар» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 27-28 маенда Россия халыкларының мәдәни мирасы елына, шулай ук Татарстан Республикасының Никольское авылында рус халык бәйрәме Каравон үткәрелүнең 30 еллыгына багышланган «Рус мәдәнияте: традицияләр һәм заманча практикалар» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

«Каты көнкүреш калдыклары белән җаваплы эш итү һәм аерым җыю» республика вебинары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы педагогларын 2022 елның 26 маенда узачак «Каты көнкүреш калдыклары белән җаваплы эш итү һәм аерым җыю» республика вебинарында катнашырга чакыра. Вебинар Татарстан Республикасында «Чиста Ил» проектын тормышка ашыру буенча Республика экологик белем бирү ресурс үзәге белән хезмәттәшлек кысаларында үткәрелә.

 

«Татарстан музейларында рус коллекцияләре» тарихи-этнографик проекты

2021 елдан башлап Татарстан Республикасында «Татарстан музейларында рус коллекцияләре» тарихи-этнографик проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. «Сарафан комплекслары» ның беренче томын тәкъдим итү 2021 елның сентябрендә уңышлы узды, фәнни һәм музей бергәлекләре, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән халык мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар вәкилләре, дизайнерлар һәм башка белгечләр арасында зур кызыксыну уятты.

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2022 елның 11 маеннан 20 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү бирү кафедрасы тарафыннан «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары, төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен башлангыч сыйныфлар укытучысы эшендә гамәлгә ашыру» педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.

Программаны Татарстан Республикасының 52 педагогы уңышлы үзләштерде.

Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары, төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен чит тел укытучысы эшендә гамәлгә ашыру

2022 елның 11 маеннан 20 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы тарафыннан «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары, төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен чит тел укытучысы эшендә гамәлгә ашыру» темасы буенча педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды. 

 

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дидактик уеннар «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны поликультур тәрбияләү чарасы буларак уен» республика конкурсы нәтиҗәләре

2022 елның 14 мартыннан 2022 елның 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дидактик уеннар «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны поликультур тәрбияләү чарасы буларак уен» республика конкурсын үткәрде (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 20022 елның 14 мартындагы 149 номерлы боерыгы)

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның уку елы тәмамлану уңаеннан котлавы

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Бүген республикабызның 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы кабат яңгырый. Инде артта кала торган дәрес, тәнәфес, өй эшләрен берничә елдан сез, һичшиксез, сагынып искә алырсыз. Әмма бүген күңелдә – бары тик дулкынландыргыч шатлык кына. Тизрәк мөстәкыйль тормышка, якты хыялларга илтә торган  юлга аяк басасы килә. Ә ул юл нинди булыр – анысы һәркемнең үзеннән тора. 

«Иң яхшы цифрлы белем бирү практикалары» республика авторлык методик эшләнмәләре конкурсына йомгак ясалды

                       Барлык катнашучыларны котлыйбыз!
«Иң яхшы цифрлы белем бирү практикалары» республика авторлык методик эшләнмәләре конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста җиңүчеләр исемлеге белән 18.05.2022 елдагы 288 номерлы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Иң яхшы цифрлы белем бирү практикалары» республика авторлык методик эшләнмәләре конкурсы нәтиҗәләре турында»гы боерыгы кушымтасында танышырга мөмкин.

 

 «Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе-2022» конкурсы

2022 елның 10 апреленнән 20 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында  «Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе – 2022» республика конкурсы узды. Конкурс өч номинация буенча үткәрелде: «Башлангыч сыйныф укытучыларының иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе», «Табигый-математик циклның иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе», «Гуманитар циклның иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе».

«Белем бирү сыйфатын күтәрүнең бер шарты буларак уку грамоталылыгын формалаштыру» рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен республика семинары

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы нигезендә 2022 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен онлайн-конференция форматында «Белем бирү сыйфатын күтәрүнең бер шарты буларак уку грамоталылыгын формалаштыру» семинарын оештырды һәм үткәрде.

Pages