• Русский
  • Татарча

«Казанның музыкаль елъязмасы» мәктәп музейлары фестивале

2023 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Вахитов районы М.А. Балакирев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә офф - һәм онлайн режимда «Казанның музыкаль елъязмасы» мәктәп музейлары фестивале кысаларында очрашу үткәрде.(алга таба – Фестиваль).

Фестивальнең төп максаты – музыка мәктәпләренең музей киңлекләрен булдыру һәм аларны белем бирү эшчәнлегендә куллану тәҗрибәсен тәкъдим итү.

«Петербург урамында очрашу» чарасы мәктәп музеен булдыру тарихына, композиторлар М. А.Балакирев һәм В. Н. Пасхаловның иҗатына һәм иҗтимагый эшчәнлегенә, шулай ук Казанда Балакирев хәрәкәте эшенә багышланган.

Әңгәмә барышында музей экспозициясен формалаштыру, фонд материалларын саклау һәм коллекцияне тулыландыру мәсьәләләре күтәрелде. Мәктәп укытучылары музей киңлеген укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану, фәнни-тикшеренү һәм агартук проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук тематик чаралар һәм концерт абонементлары циклын булдыру буенча мәктәпнең структур бүлекчәләренең уртак эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Чарада республика шәһәрләре һәм районнары педагоглары катнашты. Очрашу катнашучылар һәм тыңлаучылар арасында яхшы тәэсир алды, алар әлеге профессиональ аралашу форматының үз вакытында һәм кирәклеге турында сөйләделәр.

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #татарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: