Буыннар очрашуы: Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү системалары ветераннары
Педагог һәм остаз елы кысаларында 2023 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мәктәпкәчә белем бирү педагогларының һөнәри берләшмәсе белән берлектә Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү системасының берничә буын педагогларын һәм белгечләрен берләштергән чара үткәрде.










