• Русский
  • Татарча

«ФДББС-2021гә күчү шартларында педагог-китапханәче эшчәнлеген проектлау» квалификация күтәрү курслары

2023 елның 2-17 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы тарафыннан «ФДББС-2021гә күчү шартларында педагог-китапханәче эшчәнлеген проектлау» квалификация күтәрү курслары уздырылды.

Укытуның максаты – һөнәри педагогик компетенцияләрне камилләштерү һәм аларны ФДББС гамәлгә ашырганда китапханә хезмәткәрләренең педагог-китапханәче вазифасына күчү шартларында куллану.

Укуларны Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының 20 мәктәп китапханәсе хезмәткәре үтте.

Программаның күләме –72 сәгать. Курс кураторлары – Хаҗиева Е. В., Сәйфиева О. В.

Квалификация күтәрү программасы кысаларында тыңлаучылар үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерделәр, китапханә дәресен проектладылар, балалар һәм яшүсмерләргә рухи-әхлакый тәрбия бирделәр, һөнәри эшчәнлек өчен өстәмә мәгълүмати-методик материаллар алдылар, яңа цифрлы технологияләрне үзләштерделәр, хәзерге заман әдәбиятының яңалыклары белән таныштылар.

Уку вакытында мәктәп китапханәчеләре 16 сәгать күләмендә «Белем бирү оешмаларында инклюзив укыту теориясе һәм практикасы» модулен өйрәнделәр.

14 һәм 15 февральдә «Контур.Толк» платформасында стажировка үтте, аның кысаларында Казан шәһәре, Нурлат шәһәре, Яшел Үзән муниципаль районы китапханәче - педагоглары, шулай ук «Русское слово», «Детская и юношеская книга», «Мнемозина» алдынгы нәшриятлар вәкилләре чыгышлары булды.

Уку «Балалар укуы педагогикасы ресурсы буларак китапханә дәресе» темасына йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды, анда тыңлаучылар китапханә дәресләрен тәкъдим иттеләр.

Укулар тәмамлангач, курсларда катнашучылар дәресләрнең тирән мәгълүматлылы булуы, һөнәри осталыкны күтәрү өчен актуаль темалары, һөнәри эшчәнлекләрен камилләштерү өчен яңа технологияләр үзләштерү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: