• Русский
  • Татарча

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы эксперт советы составында уңышлы эш өчен рәхмәт хаты

15 февральдә Казан (Идел буе) федераль университетында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы булды, анда парламентарийлар илнең иң зур югары уку йортын үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» республика Законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектын карадылар. Моннан тыш, Дәүләт Советы депутатлары вакытыннан алда пенсиягә хокукы булган педагогик хезмәткәрләр исемлеген киңәйтү тәкъдиме белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга мөрәҗәгать итәргә ниятли. Эш пенсиясенең вакытыннан алда билгеләнү хокукын бирә торган эш стажына кертелә торган вазифалар һәм учрежденияләр исемлегенә үзгәрешләр кертү турында мөрәҗәгать итү проекты бүген профильле комитет утырышында каралды.

Утырыш кысаларында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе А. Р. Зарипов Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л. Н. Ногмановага Татарстан Республикасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/2116.htm материаллары буенча
 

Фотогалерея: