• Русский
  • Татарча

«Башлангыч мәктәптә уку предметларын укытуның эчтәлеген һәм методикаларын яңарту» педагогик хезмәткәрләр өчен семинар

2023 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Координацион совет эшчәнлеге планы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Лаеш муниципаль районы педагогик хезмәткәрләре өчен «Башлангыч мәктәптә уку предметларын укыту эчтәлеген һәм методикаларын яңарту» темасы буенча семинар үткәрә.

Семинарның максаты – педагогик кадрларның башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган стандарты таләпләрен гамәлгә ашыру һәм башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә кертү буенча һөнәри компетентлыгын үстерү.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Г.Р. Державин исемендәге Сокуры урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы,