Белем бирү оешмасының тьюторлык тәэмин итү коралы буларак проблемалы сессия
6 сентябрьдә Татарстан Респуликасы Мәгарифне үстерү институты белгечләре Казан шәһәре Вахитов районы 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогик командасы өчен проблемалы сессия үткәрде. Әлеге чара «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» проекты буенча Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында гамәлгә ашырылды.












