|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Край родной, навек любимый» төбәкара әдәби конкурсы башлануы турында игълан итә (алга таба – Конкурс).
«Край родной, навек любимый» төбәкара конкурсы турында нигезләмә
18 сентябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетының (филиалы) Алабуга институтында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының укыту һәм методик эш буенча проректоры Александр Викторович Хохлов һәм мәгариф эшчәнлеге буенча директор урынбасары Ирина Петровна Михайлова, фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Алсу Линаровна Мирзаһитова, Һөнәри үсеш һәм өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Алсу Рамилевна Рахманова очрашты. Очрашуда Педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Ольга Васильевна Шатунова, педагогика фәннәре кандидаты, Педагогика кафедрасы доценты Владислав Львович Виноградов катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Просвещение-Союз» нәшрияты белән берлектә 2023 елның 18 һәм 19 сентябрендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Аваздан хәрефкә» грамотага әзерләү методикасы авторы Елена Владимировна Колесникова катнашында методик семинар үткәрде.
2023 елның 18 сентябрендә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы старт алды. Россия Федерациясенең төрле почмакларыннан барлыгы 104 педагог катнаша, шул исәптән 72 укытучы һәм 32 тәрбияче. Укытучылар өчен конкурс Карачай-Черкес Республикасында, ә тәрбиячеләр өчен Төньяк Осетия-Алания Республикасында уза.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм гомуми белем бирү оешмаларының башка белгечләре өчен «Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинарлар сериясен дәвам итә.
2023 елның 20 сентябрендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Хәзерге балалар укымыймы?» темасына вебинар узачак.