• Русский
  • Татарча

«Минем беренче фәнни ачышларым» Республика фәнни-гамәли конференциясе

2024 елның 20 мартында Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 54 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучыларның «Минем беренче фәнни ачышларым» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

 

Конференциянең максаты: балаларда фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшчәнлеккә кызыксыну формалаштыру өчен шартлар тудыру. Конференциядә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының укытучылары һәм педагогик хезмәткәрләре катнашты.

Мәктәп укучылары конференциядә үзләренең төрле юнәлешләр буенча тикшеренү эшчәнлекләренең нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Педагогик секциядә укучыларны укытуга һәм тәрбияләүгә заманча карашларны ачучы методик эшләнмәләр, мәкаләләр, проектлар, авторлык программалары тәкъдим ителде.

Конференциядә катнашучыларның эшләрен бәяләү комиссиясе эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы катнашты.

Фотогалерея: