Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтына Россия мәгариф академиясенең һәм Россия Мәгариф министрлыгының инновацион мәйданчыгы статусы бирелде
Мәгариф системасының кадрлар потенциалын үстерү Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү стратегиясенең мөһим бурычы .
Педагог һәм остаз елында республикада укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, укытучыларга социаль ярдәм күрсәтүгә, аларның һөнәри үсешенә якын килүне үзгәртүгә юнәлтелгән проектлар һәм чаралар сериясе гамәлгә ашырылачак.