• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Детское чтение: расширяем границы» республика конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Детское чтение: расширяем границы» республика конкурсы башлану турында игълан итә.
Конкурс белем бирү оешмаларының төрле типтагы педагог һәм китапханә хезмәткәрләренең, өстәмә белем бирү педагогларының, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең, муниципаль мәгариф идарәсе методистларының балалар укуы өлкәсендәге иҗади инициативасын актуальләштерүгә, балалар укуы белән җитәкчелек итү (остазлык итү) буенча нәтиҗәле тәҗрибәләр өлкәсендә алдынгы педагогик, китапханә һәм ата-аналар тәҗрибәсен тәкъдим итүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

2022 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында һәм «Ачык мәктәп 2035» белем бирү проектының ресурс үзәге чаралары планы нигезендә «Татарстан Республикасының иң яхшы цифрлы мәктәбе – 2022» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын, укытучылар өчен «Татарстан Республикасы цифрлы мәктәбе лидеры – 2022» III республика конкурсы финалистларын бүләкләү тантанасын үткәрде.   

«Мәгариф» («Үсеш нокталары») милли проекты инфраструктурасын кулланып челтәрле хезмәттәшлек оештыруның төп мәсьәләләре» Республика түгәрәк өстәле

2022 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары - «Үсеш нокталары» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре җитәкчеләре һәм педагоглары өчен «Мәгариф» («Үсеш нокталары») милли проекты инфраструктурасын кулланып челтәрле хезмәттәшлек оештыруның төп мәсьәләләре» республика түгәрәк өстәле узды.

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

28-29 сентября 2022 года ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан» в рамках государственного задания на 2022 год, деятельности ЭП ФИРО РАНХиГС по проекту «Педагогические условия цифровой трансформации образовательного процесса дополнительного профессионального образования», ФИП «Программа внедрения/сопровождения/апробации модульного принципа обновленного содержания предметной области “Технология”» провел IV Всероссийской научно-практической конференции (с международным участием)  «Digital как новая философия образовательного пространства». 

Россия Федерациясенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик вебинар

Дәүләт биреме кысаларында 2022 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы видеоконференция форматында Россия Федерациясе белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС һәм төп гомуми белем бирү ФДББС буенча туган (татар) телен һәм әдәбиятын укыту үзенчәлекләре» вебинарын үткәрде.

«Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» халыкара катнашу белән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Сезне 2022 елның 28-29 сентябрендә «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра.

Кайда булуыгызга карамастан, сез онлайн режимда тоташып конференциядә катнаша аласыз.
Конференция программасы белән сылтама буенча таныша аласызhttps://clck.ru/32ANDF

Белем бирү оешмаларында коррупциягә каршы эш өчен җаваплы затларны укыту

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елның 28-30 сентябрендә белем бирү оешмаларында коррупциягә каршы эш өчен җаваплы затларны (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы йөкләмәсе нигезендә һәм «2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру»Татарстан Республикасы дәүләт программасы нигезендә) укыта.

«Экзамен» нәшрияты вебинарларда катнашырга чакыра

«Экзамен» нәшриятытөп һәм башлангыч мәктәп, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү темалары буенча  нәшриятның вебинарларында катнашырга чакыра.
Лекорлар бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын эшләүчеләр. Барлык чаралар да бушлай, соңыннан тыңлаучылар электрон сертификат һәм бүләккә лекторның презентациясен алачаклар.

Ульяновск шәһәрендә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының, этномәдәни компонентлы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең төбәкара семинар-киңәшмәсе

2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясен тормышка ашыру максатларында 2022 елның 27 сентябрендә «Преобразование 73» белем бирү форумы кысаларында Ульяновск шәһәрендә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының, этномәдәни компонентлы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең заманча коммуникатив технологияләр кулланып татар телен укыту сыйфатын камилләштерү, гомуми кыйммәтләр нигезендә Россия үзенчәлеген формалаштыру һәм Россия халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча төбәкара семинар-киңәшмәсе узды.

Pages