• Русский
  • Татарча

«Заманча башлангыч мәктәп белем бирү мохитенең цифрлы үсеше» республика семинары турында

2024 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Заманча башлангыч мәктәп белем бирү мохитенең цифрлы үсеше» республика семинарын онлайн режимда үткәрә.

Чара Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты - Россиянең Учи.ру мәгариф платформасы белән берлектә үткәрелә.

Семинар барышында түбәндәге сораулар каралачак:

  • башлангыч мәктәп өчен Россия мәгариф контентлары: төп үзенчәлекләр;
  • Учи.ру укыту биремнәрен уку процессына интеграцияләү;
  • дәресләрдә уен механикасын куллануның өстенлекләре;
  • функциональ грамоталылык академиясе" ярыш-квесты.

Татарстан Республикасы башлангыч сыйныф укытучыларын семинарда катнашырга чакырабыз.

Чарага кушылу вакыты һәм сылтамасы:

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты