«Хореография сәнгате: өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укыту формаларын һәм эчтәлеген яңарту» түгәрәк өстәле
2023 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында катнаш режимда «Хореография сәнгате: өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укыту формаларын һәм эчтәлеген яңарту»түгәрәк өстәле узды.
Түгәрәк өстәлнең төп максаты — балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә бию сәнгатен укытуның хәзерге торышы турында фикер алышу.











