• Русский
  • Татарча

«Татарстан Республикасы полилингваль белем бирү системасында татар теле» гамәли фәнни тикшеренү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгълүмати-аналитик бүлеге Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы белән берлектә «Татарстан Республикасы полилингваль мәгариф системасында татар теле» дип аталган гамәли фәнни тикшеренү үткәрә. 

 

Тикшеренү сыйфатлы һәм интервью ысулы белән башкарылачак, анда респондентлар сыйфатында төбәкнең полилинваль белем бирү оешмаларында эшләүче педагоглар чыгыш ясаячак.

Тикшеренү 2024 елга Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өчен оештыручының дәүләт йөкләмәсен үтәү кысаларында үткәрелә.

Тикшеренү нәтиҗәләре педагогик берләшмә вәкилләре тарафыннан полилингваль белем бирү проблемаларын тирәнтен аңларга, шулай ук полилингваль мәктәп педагоглары өчен комплекслы методик ярдәмнең төп юнәлешләрен эшләргә мөмкинлек бирә.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты