Гыйльми совет утырышы
3 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми совет утырышы узды, аны традицион рәвештә Гыйльми совет рәисе, ректор Л.Н.Ногманова ачты.
Утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры, Гыйльми совет әгъзасы И.Г. Һадиуллин катнашты. Министр утырышта катнашучыларны сәламләде, министрлык һәм институтның агымдагы уку елындагы уртак бурычлары һәм эш перспективалары турында сөйләде, шулай ук барлык хезмәткәрләрне якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлады.











