• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Татарстан Республикасының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик вебинар

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы дәүләт биреме кысаларында 2022 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары педагоглары өчен видеоконференция форматында «Төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телен укытуның үзенчәлекләре» вебинарын үткәрде.

«Педагогның уку грамоталылыгын формалаштыру» республика семинары

 

2022 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Zoom платформасында видеоконференцэлемтә режимында «Педагогларның уку грамоталылыгын формалаштыру» республика семинарын үткәрә. Семинар кысаларында заманча язучы, балалар һәм өлкәннәр өчен китаплар авторы Ивлиева Ю.Ф.  белән очрашу узачак.

Семинар программасы.

«Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Спас районы педагогларын укыту

19 октябрьдә Болгар шәһәрендә Карпов Павел Алексеевич исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе базасында Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре ТР Спас муниципаль районы педагоглары өчен системалы һәм критик фикерләү, команда эше, Һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, цифрлы компетентлык һәм башка өлкәләрдә компетенцияләрне үстерү максатыннан өстәмә ике һөнәри программа буенча көндезге модульләрне гамәлгә ашыруны тәмамладылар.

«Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укытуга заманча якын килү» республика семинары

2022 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге белән берлектә Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасы базасында «Татарстан Республикасының мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту буенча заманча алымнар» темасына республика семинары үткәрде.

Яшь педагоглар өчен тренинглар («Укытучы 2.0»)

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Укытучы 2.0» юнәлешен, Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгын гамәлгә ашыру кысаларында «Ресурс» шәһәр психология-педагогика үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы грантын гамәлгә ашыру кысаларында шәхси компетенцияләрне үстерүгә һәм эмоциональ януны профилактикалауга юнәлдерелгән яшь педагоглар өчен тренинглар циклы уздыра башлады.

«Яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү» темасы буенча туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара укыту семинары

2022 елның 20 октябрендә Казан шәһәре Идел буе районындагы 6 нчы гимназия базасында «Яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү» темасы буенча туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара укыту семинары узды. Чара укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру өчен оештырылды, яңа буынның укыту-методик комплектын укытуга аерым игътибар бирелде.

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларының квалификациясен күтәрү курслары

2022 елның 19 октябрендә «Белем бирү сыйфаты белән идарә итүдә инновацияләр: бәяләүләр, механизмнар, технологияләр» квалификация күтәрү буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларын укыту тәмамланды.

Калининград өлкәсе белем бирү оешмаларының идарә итү командаларының квалификациясен күтәрү курслары

17-21 октябрьдә Калининград өлкәсе Гусев шәһәренең белем бирү оешмаларының идарә итү командалары Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында квалификация күтәрү курслары узды. "Белем бирү сыйфаты белән идарә итүдә инновацияләр: бәяләү, механизмнар, технологияләр" квалификациясен күтәрү курсы белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең теоретик һәм практик аспектларын өйрәнүгә юнәлтелгән.

«Дисграфия һәм дислексияне профилактикалау, диагностикалау, коррекцияләүгә заманча алымнар (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» квалификация күтәрү курслары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан 2022 елның 3 октябреннән 14 октябренә кадәр «Дисграфия һәм дислексияне профилактикалау, диагностикалау, коррекцияләүгә заманча алымнар (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды.  (куратор - Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова К. Ш.). Татарстан Республикасының 26 педагогик хезмәткәре белем алды.

«Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләр очрашуы» республика туган якны өйрәнүчеләр форумы. Йомгаклар

2022 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы белән берлектә изге җирдә - Болгар шәһәрендә «Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләрнең очрашуы» IV Республика туган якны өйрәнү форумы үткәрделәр.

Pages