Рособрнадзор БДИга әзерлек буенча аудиоподкастлар сериясен чыгарды
Бердәм дәүләт имтиханын фән буенча уңышлы тапшыру өчен нәрсәләр белергә, әзерлекне ничек яхшырак оештырырга, нинди ресурслардан файдаланырга, имтиханда вакытны ничек нәтиҗәле бүләргә? Бу сорауларга җавап бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм итү өчен Рособрнадзор Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) белән берлектә «БДИ барысы 100 гә!» аудиоподкастын чыгарды.