• Русский
  • Татарча

«Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинар

 Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинарлар сериясен дәвам итә.
2024 елның 19 апрелендә 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Гаилә мөнәсәбәтләренең баланың психологик сәламәтлегенә йогынтысы» темасына вебинар узачак.

 

Вебинар спикерлары:

  • Клиник психолог, когнитив-тәрбия терапевты Галиев Илдар Шамил улы;
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне Үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре, клиник психолог, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Башлай Эльвира Хәмзә кызы.

Вебинарда катнашу өчен чакырылалар:

  • белем бирү оешмалары администрациясе вәкилләре;
  • сыйныф җитәкчеләре;
  • педагог-психологлар;
  • социаль педагоглар.

Вебинар трансляциясе түбәндәге сылтама буенча: 
https://www.youtube.com/@user-he2jc3zf4i/streams.
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты