• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Сыйныф җитәкчесе өчен тәрбия бирү психологиясе: укучыларны тәэмин итү технологиясе һәм ысуллары (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» квалификациясен күтәрү курслары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан 2022 елның 3-14 октябрь көннәрендә «Сыйныф җитәкчесе өчен тәрбия бирү психологиясе: укучыларны тәэмин итү технологиясе һәм ысуллары (шул исәптән, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды. 

«Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы педагогларын укыту

18 октябрьдә Яңа Чишмә гимназиясе базасында Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре, системалы һәм тәнкыйди фикерләү, команда эше, һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, цифрлы компетентлык өлкәсендә компетенцияләрне үстерү максаты белән Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы педагоглары өчен квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча төзелгән модульне гамәлгә ашыруны төгәлләделәр.

Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдинов исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция

2022 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы Социалистик Хезмәт Герое Г.К. Гыйматдинов исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрә.

«Башлангыч, төп гомуми белем бирүнең яңартылган стандартын гамәлгә кертү шартларында «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» һәм «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» уку предметларын укытуны оештыру» семинары

2022 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының К.А. Вәлиев исемендәге 2 нче лицей базасында Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Башлангыч, төп гомуми белем бирүнең яңартылган стандартын гамәлгә кертү шартларында «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» һәм «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» уку предметларын укытуны оештыру» семинарын үткәрә.

 

«Саратов өлкәсендә этномәдәни белем бирүне үстерү: торышы, проблемалары һәм перспективалары» темасы буенча Саратов өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе

«Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасында 2014-2022 елларга исәпләнгән мөнәсәбәтләрне, үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итү, белем бирү өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатларында 2022 елның 13-15 октябрендә Саратов өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының: «Саратов өлкәсендә этномәдәни белем бирүне үстерү: торышы, проблемалары һәм перспективалар» проблемасы буенча семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

«Хореография сәнгате: өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укытуның формаларын һәм эчтәлеген яңарту» түгәрәк өстәле

2022 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Совет районының «Балалар иҗат академиясе» балалар иҗаты үзәге белән берлектә онлайн режимда «Хореография сәнгате: өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укытуның формаларын һәм эчтәлеген яңарту» түгәрәк өстәлен уздырдылар.

«Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әлмәт районы педагогларын укыту

12 октябрьдә Әлмәт шәһәренең 21нче урта гомуми белем бирү мәктәбе - «Дай 5» белем бирү үзәге базасында һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре системалы һәм критик фикерләү, команда эше, һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, цифрлы компетентлык һәм башка өлкәләрдә компетенцияләрне үстерү максатыннан, Әлмәт муниципаль районы педагоглары өчен квалификация күтәрүнең өстәмә ике һөнәри программасы буенча көндезге модульләрне гамәлгә ашыруны тәмамлады.

«Ачык мәктәп» проектында катнашучылар өчен республика семинары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Ачык мәктәп 2035» төбәк ресурс үзәге белән берлектә 2022 елның 17 октябрендә директорлар һәм проектның җаваплы координаторлары өчен «Яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру коралы буларак «Ачык мәктәп» цифрлы платформасы» республика семинарын үткәрә.

«Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале

2022 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Совет районының 23 нче балалар музыка мәктәбе белән берлектә онлайн режимда «Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыкаль культурасы» педагогик практикалар фестивале кысаларында очрашу үткәрде.

Pages