• Русский
  • Татарча

Түбән белем нәтиҗәләре булган мәктәп җитәкчеләре һәм педагоглары өчен республика мәгълүмати-методик семинары

2024 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында түбән белем нәтиҗәләре булган педагоглар һәм мәктәп җитәкчеләре өчен республика мәгълүмати-методик семинар үткәрде.

Семинар кысаларында түбән белем нәтиҗәләре булган мәктәп коллективларында билгеләнгән компетенцияләрне үстерү, бәяләү процедуралары нәтиҗәләрен комплекслы анализлау, белем бирү сыйфатын күтәрү һәм укучыларның уңышларын агымдагы контрольдә тоту буенча актуаль мәсьәләләр каралды. Моннан тыш, «Я-класс» электрон платформасының рәсми вәкиле «Административный час. Директорлар һәм аларның урынбасарлары өчен Я-класс» темасына чыгыш ясады (белем бирү сыйфатын эчке мониторинглау, административ контроль эше, тиз хисап бирү, мәктәп педагогларының цифрлы компетенцияләре).

Семинарда Әгерҗе, Актаныш, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Әлмәт муниципаль районнарының идарә командалары катнашты.
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: