• Русский
  • Татарча

«Китапханә мәгълүмат-белем бирү киңлеге буенча иң яхшы иҗади эш» төбәкара конкурсы

             

          Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Китапханә мәгълүмати-белем бирү киңлеге буенча иң яхшы иҗади эш» төбәкара конкурсына эшләр кабул итүне дәвам итә.

 

 

Конкурс китапханәләрдән файдаланучыларның мәгълүмати мәдәниятен формалаштыручы һәм белем бирү процессын тәэмин итүче учреждениеләр буларак китапханәләрнең уңай образын формалаштыруга ярдәм итүче иң яхшы инновацион китапханә эшләнмәләрен һәм технологияләрен ачыклауга һәм таратуга юнәлдерелгән.  

Конкурс номинацияләре

  1. «Китапханә мәгълүмати-белем бирү пространствосы» проекты.
  2. Электрон ресурслар буенча юл күрсәткече.
  3. Буктрейлер. 
  4. Электрон китапханә күргәзмәсе.
  5. Китапханә стендлары һәм плакатлары.
  6. Мәгълүмат мохитенең башка компонентлары.

Конкурста катнашуга төрле типтагы белем бирү оешмаларының педагогик һәм китапханә хезмәткәрләре, өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәпкәчә оешмаларның тәрбиячеләре, мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары методистлары, мәгариф өлкәсендәге башка белгечләр чакырыла.

Конкурста катнашу өчен 2024 елның 20 ноябренә кадәр гариза бирергә һәм материалларны таләпләргә туры китереп бирергә кирәк (Нигезләмәне карагыз).

Оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча җаваплы оештыручыларга мөрәҗәгать итәргә: Хаҗиева Елена Васильевна (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы мөдире), Сәйфиева Ольга Валентиновна (китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы белгече), телефон: 8(843)236-56-33.