«Профессионаллар» чемпионатында җиңү өчен премияләр күләме аталды
2023 елда Россиядә старт алган «Профессионаллар» чемпионат хәрәкәтенең төп яңалыгы булып предприятиеләр коммуникацияләренең һәм мәгариф системасының өстәмә каналларын аның катнашучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча төзү мөмкинлеге тора. Быел хәрәкәт финалистлары төбәк һәм федераль дәрәҗәдә акчалата премияләр алачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.