• Русский
  • Татарча

«Мәгариф өлкәсе идарәче һәм педагогик кадрларының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерү һәм камилләштерү» республика семинары

 

2024 елның 08 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Кама Тамагы муниципаль районының Тенеш ш.т. п. Рудницкая урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучыларның белем нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрне тьютор белән тәэмин итү кысаларында белем нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләр педагоглары һәм җитәкчеләре өчен «Мәгариф өлкәсе идарәче һәм педагогик кадрларының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерү һәм камилләштерү» республика семинарын үткәрде.

Семинар кысаларында белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре каралды. Мәктәп үзенең идарә итү командасының нәтиҗәле эшен тәкъдим итте, ул гомуми белем бирү учреждениеләренең идарә итү командаларының республика форумында иң яхшысы булды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Мәгарифне  үстерү институты хезмәткәрләре тарафыннан мәктәпнең локаль-норматив актларын эшләү мәсьәләләре каралды, шулай ук эмоциональ интеллект буенча тренинг үткәрелде.

Семинар тыңлаучылары семинарның югары дәрәҗәдә үткәрелүен билгеләп үттеләр, методик ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук мондый чараларга ихтыяҗ зур булуын ассызыкладылар.

 

Фотогалерея: